Татарстанда салкынайта, яңгыр, көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда салкынайта, яңгыр, көчле җил көтелә

Пәнҗешәмбе атлантик циклон төбәккә сизелерлек салкын алып киләчәк

Бүген, 7 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе күзәтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төбәктә, шулай ук Казанда урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер районнарда һәм Татарстан башкаласында җилнең тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип белдерә синоптиклар.

Иртән Татарстанда һава температурасы +10,8 градустан (4.50 сәгатьтә Чүпрәле метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +15 градуска кадәр (4.40 сәгатьтә Бөгелмә метеостанциясе мәгълүматлары буенча) иде.

Көндез республикада һава температурасы +13..+18 градуска, Казанда +13..+15 градуска, ә көньякта +21 градуска кадәр күтәреләчәк, дип белдерә метеорологлар.

Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев сөйләвенчә, пәнҗешәмбе атлантик циклон төбәккә сизелерлек салкын алып киләчәк, әмма озакка түгел.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев