Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанда суыклар ял көннәрендә генә чигенәчәк

13–14 февральдә һава температурасы күтәрелә: көндез –6…–1°C тәшкил итәчәк

Февральнең беренче атнасында Татарстанда каты суыклар һәм көчле кар явулар күзәтелде. Республика Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, 7–9 февраль көннәрендә төбәк аша актив атмосфера фронтлары узуы мул явым-төшемнәргә китерде.

Өч көн эчендә республикада 11дән 27 ммга кадәр кар яуды, бу уртача айлык норманың 40–100 процентына туры килә.

11 февральдә җил көчәеп, секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура –19°Cка кадәр төшәр, ә көндез –9°Cка кадәр күтәрелер дип көтелә.

12 февральдән һава торышын антициклон билгели башлый 13–14 февральдә һава температурасы күтәрелә: көндез –6…–1°C тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда юеш кар яки яңгыр белән кар явуы да ихтимал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев