Татарстанда яңгырлар көтелә
Һава торышы

Татарстанда яңгырлар көтелә

Җил көчәячәк

Иртәгә, 14 сентябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанга янә дымлы һәм болытлы һава торышы алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Вакыты белән җил көчәячәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев