Татарстанда җылытачак
Һава торышы

Татарстанда җылытачак

Юлларда бозлавык саклана

Бүген Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Республикада көндез явым-төшем бик аз, төнлә яуган кар туктаячак.

Төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә җил фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак, дип билгели синоптиклар.

Көннең якты вакытында һава -2, +2 градуска кадәр җылыначак (Казанда 0, +2 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев