Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Татарстанга кабат яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы киләчәк

Бу турында ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды

Татарстанда кыска вакытка антициклон тәэсирендә салкынча, әмма коры һәм шактый уңайлы һава торышы урнашты. Ләкин атна уртасыннан ук циклонлы атмосфера фронтлары төбәктә һава шартларының тагын начараюына китерәчәк. Бу турында ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Чәршәмбе төнендә, 25 июньдә, явым-төшемсез һава торышы сакланачак, термометр баганасы +8..+13 градус җылылык күрсәтә. Әмма көндез Татарстанга төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашачак. Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Һава температурасы +20..+25 градуска кадәр фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 26 июньдә, республикада циклон тәэсирендә яңгырлар дәвам итәчәк, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +23 кә кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, Татарстанда һава торышын циклон билгеләячәк. Болытлы, яңгырлы һава торышы көтелә, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Моннан тыш, температура фоны түбәнәячәк: көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр генә була.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев