Татарстанга көчле антициклон килә
Төнлә температура нульдән түбән була
Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышын төньяктан килгән көчле антициклон билгели. Төнлә температура нульдән түбән була.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атмосфера басымы сизелерлек арта. Иртәгә төнлә һава температурасы -2..-7 градус була. Көндез кояш булу сәбәпле, һава температурасы + 11 градуска кадәр күтәрелә. Явым-төшем көтелми.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклонның үзәк өлеше йогынтысында республикада коры һава торышы була. Төнлә һава температурасы +1..-4 градус, ә көндез +8..+14 градус тәшкил итә.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, республикада явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +2..+3 градус, ә көндез һава температурасы +9..+14 градус булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев