28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр төбәктә һава торышын актив атмосфера фронтлары билгели
Татарстанга катлаулы һава фронты килә: көчле кар яву, күз күремен кискен киметә торган буран, җилнең тизлеге 18 м/с ка кадәр җитүе һәм бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республиканың транспорт һәм коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр төбәктә һава торышын актив атмосфера фронтлары билгели. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
«Беренчел фаразлар буенча, бу чорда республикада 30 миллиметрдан алып 60 миллиметрга кадәр һәм аннан да күбрәк явым-төшем булырга мөмкин. Бу уртача айлык нормадан артып китәчәк», – дип белдерәләр ведомствода.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев