Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак
Һава торышы

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак

Синоптиклар фаразы

Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза.

«Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев