Ял көннәрендә Татарстанда буран булачак дип фаразлыйлар
Һава торышы

Ял көннәрендә Татарстанда буран булачак дип фаразлыйлар

Юлларда кар көртләре булырга мөмкин

Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров.

«Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип сөйләде якындагы ялларга һава торышы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе.

Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.

Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев