Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кичкетаң җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны арткан

Гомер-гомергә тырыш, бердәм халкы белән дан тоткан Кичкетаң авылы соңгы елларда хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны артуы, мал асраучыларның Хөкүмәт ярдәменнән актив файдалануы белән дә башка җирлекләргә үрнәк булып тора.   

  1. елда гына да бу җирлектә эре хайваннар саны, 120гә (!) артып, бүгенге көндә 700 баш тәшкил итә. Шуларның 195е – сыер.
  • Без, халыкка мөмкинлегеннән чыгып, терлек асрарга тәкъдим итәбез. Бу сыер, буаз тана булса тагын да яхшырак. Чөнки сыерның сөтен тапшырып ай саен “тере“ акча аласың, өстәвенә, бозавы да була. Аннан соң Хөкүмәт сыерларга һәр елны субсидия бирә. Ә буаз тана алган очракта 15 мең сум субсидия кайта. Бездә бер гаилә, тана алып, әлеге субсидиядән файдаланды инде. Шунысын да әйтергә кирәк, быел буаз таналарга субсидия күләме ике тапкыр артты. Болар барысы да гаилә керемен арттырырга ярдәм итә, – диде авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев Кичкетаң җирлегендә узган халык җыенында.

Гомумән, җирлектә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар – 25 хуҗалык. Узган ел сыерлар өчен – 616 мең, кәҗәләргә 15500 сум субсидия алынган. Боларга өстәп, ветеринар хезмәт күрсәткән өчен хуҗалыкларга 48 мең сум субсидия бирелгән. Кичкетаң халкы кош-корт алган өчен дә Хөкүмәт ярдәменнән файдаланган: барлыгы 10 мең сумнан артык субсидия кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев