Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Маина Ахтариевага “Җиңүнең 80 еллыгы” медале тапшырылды

Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Маина Ибраһимовна тумышы белән Төрдәле авылы кызы

Чын исеме Наилә аның. Ул елларда авыл советында рус милләтеннән булган белгечләр эшләвен, бабасының юл буе Наилә исемен кабатлавын, барып җиткәч, ялгышып, Маина исемен яздыруын шаяру катыш уйчанлык белән бәян итте ул безгә. Ишле гаиләдә дөньяга килгән Маинаның, авыр сугыш елларын  узган башка балаларныкы кебек үк, балачагы булмый да диярлек.

 

«Без, ул чор яшүсмерләре, көнебез колхозда эшләп узгач, уенның ни икәнен белмәдек»,  –  дип сөйли.

 

Еллар узгач, Маина Әгерҗе шәһәренә күченә. Тимер юл поликлиникасы санэпидемстанциясенә лаборант булып урнаша. Шул елларда солдатта булып кайткан чибәр, акыллы егет Равилне тиң яры итеп сайлый. Гашыйк утында янган яшьләр озакламый кавышып та куялар. Ике кызлары –  Гөлсинә белән Нуриягә яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Иңне-иңгә куеп 52 ел тату гомер итәләр.

 Һөнәрен дә яратып, җиренә җиткереп үти ул. 32 еллык хезмәт юлы дәвамында хезмәттәшләре һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яулый. Лаеклы ялга чыгар алдыннан берничә ел проводник булып та эшли. 

Тормыш юлында ниләр генә очраса да, холкындагы сабырлык һәм позитивлык сыйфатларын беркайчан да югалтмый ул. 

 

«Гомере буе “балалар” дип өзелеп яшәде.Олыгаеп беткәч тә тәмле кайнар камыр ризыклары пешереп каршы алды. Әнинең акыллы киңәшләренә әле дә колак салабыз»,  –  ди төпчек кызы Нурия Хәбибуллина.

 

Хәтере әле дә сокланырлык Маина әбинең: кыш уртасы җитүгә, кызларына кайсы яшелчәне кайчан чәчү, сарымсакны кайчанрак утырту отышлырак икәнен    искәртеп тора. Радио-телевизордан татар милли моңнарын тыңларга, дини китаплар укырга ярата.  Илдә барган вакыйгалар белән дә һәрдаим кызыксынып яши.

Үзенә “Җиңүнең 80 еллыгы” медален тапшырырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салиховны да якты йөз, яхшы сүз белән каршы алды ул. Район хакимияте вәкиле Маина әбигә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән  җылы котлау сүзләре җиткерде, озын гомер теләде. Маина әби исә үзен хөрмәтләүләренә сөенеп, хәер-догасын укып калды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев