Әгерҗедә Җиңү көнендә тамашачыларга киң колачлы театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк
Бу проект 1500дән артык катнашучыны һәм меңләгән тамашачыны берләштерәчәк
Театральләштерелгән күренеш сугыш чорының һәм сугыштан соңгы елларның төп мизгелләре аша тамашачыларны, совет халкының батырлыгына хөрмәт аша үткәрәчәк.
9 майда Әгерҗедә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур чара узачак.
Чара тантаналы рәвештә “Локомотив” стадионында узачак. “Бөек илнең Бөек Җиңүе” дип исемләнгән төп театральләштерелгән тамаша 11:30да башланачак.
Бу проект 1500дән артык катнашучыны һәм меңләгән тамашачыны берләштереп, шәһәр тарихында иң якты вакыйгаларның берсе булырга вәгъдә итә.
Тамашачылар 11 эмоциональ күрененешне йөрәге аша үткәрәчәк.
Режиссерлар һәм катнашучылар 1945 елгы атмосфера: фронттагы тормышны, өйгә кайту шатлыгын, югалтулар, күз яшьләрен һәм җиңү сөенечен чынбарлык итеп күрсәтергә тырышачаклар.
Костюмнар, бизәлеш һәм музыкаль озату кунакларга үткәннәрне күзалларга һәм сугыш чоры авырлыклары аша узган һәр гаиләнең хис-кичерешләрен аңларга ярдәм итәчәк.
Район халкын һәм шәһәребез кунакларын геройларны искә алырга, масштаблы тамаша белән ләззәтләнергә һәм бөек бәйрәм шатлыгын уртаклашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев