22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, 19:00 сәгатьтә Җиңү мәйданында «Хәтер шәмнәре» акциясе узачак
Бу көнне Әгерҗе халкын Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган миллионлаган совет гражданнарын искә алырга чакырабыз. Шәмне кабызып, гомуммилли бер минутлык тынлыкка кушылыгыз.
Хәтер уты безнең йөрәкләрне җылытсын һәм тыныч тормышның нинди корбаннар хисабына урнашуын искә төшерсен.
“Онытмагыз! Бер гасырдан, бер елдан, - исегездә тотыгыз! Инде беркайчан да кайтмаячак кешеләрне хәтерегездә саклагыз!”
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев