Ашыгыгыз: “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылу тәмамлана
“Әгерҗе хәбәрләре”нә язылу тәмамланырга берничә генә көн калды.
Өч мең ярымнан артык укучыбызның алдагы елда да безнең белән булачагына сөенсәк тә, язылырга өлгермәгән әбунәчеләребезнең дә барлыгы бераз борчылырга мәҗбүр итә. Вакытны сузмыйча гына почта элемтәсе бүлекчәсенә барып “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылыгыз да квитанциянең күчермәсен безгә юллагыз әле. Шул чакта өстәл, комод уйнатуда да катнаша алачаксыз. Бүләк ияләрен 30 декабрьдә ачыклыйбыз.
Акцияне уздыручы – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы. Сроклары – 13.12.2019-10.01.2020. Акциянең сроклары, бүләкләр саны, аларны алу турындагы тулы мәгълүмат – редакциядә. Белешмәләр өчен телефон: 22861, 22962.
Реклама, 12+.
ххх
Яңа елның беренче саны белән традицион бүләк – стена календаре да киләчәк.
Газетаны редакция, Әгерҗедәге хезмәт коллективлары аша алдыручыларны да бу атнада язылу тәмамлануы хакында кисәтәсебез килә. Татарстандагы күп кенә оешма-предприятиеләр кебек үк безнең редакция өчен дә 28 декабрь, шимбә, эш көне. Димәк, газетага бу көнне дә язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев