Дүрт әбунәчебез бүләккә дәгъва кыла
Әбунә

Дүрт әбунәчебез бүләккә дәгъва кыла

“ТАТМЕДИА” канаты астында нәшер ителүче кимендә өч басмага язылып, квитанцияләренең күчермәләрен әлеге җәмгыятькә юллаган әбунәчеләр арасында 15 февральдә призлар уйнатыла.

Вәгъдә ителгәнчә, төп бүләк – телевизор. Призлар арасында фотоаппарат, юрган, кызыксындыру бүләкләре дә булачак.

Акциядә катнашу өчен республика районнарыннан 200 әбунәче квитанцияләр юллаган. Алар арасында безнең укучыларыбыз да бар. Менә алар: Тирсәдән Раушания Низамбиева һәм Ләйсирә Нәфыйкова, Иж-Бубыйдан Гөлзидә Сутягина, Салагыштан Әлфия Мөхәммәдиева. Сүз уңаеннан: узган елның шушы чорында акциядә катнашу өчен ун райондашбыз квитанция күчермәләрен юллаган иде.

Әбунәчеләребезгә уңышлар телибез. Нәтиҗәләрне 15 февральдән соң хәбәр итәрбез.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев