“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы бүләкләренә кемнәр лаек булды
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы бүләкләренә кемнәр лаек булды

2019 елның беренче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре“нә 14-24 декабрьдә язылучылар арасында лотерея уйнатабыз дип вәгъдә биргән идек.

Бу көннәрдә газетабызга почта элемтәсе бүлекчәләре аша 133 кеше язылган. Аларның 44е – “Әгерҗе хәбәрләре“нә, 89ы – “Агрызские вести“га.

Почта элемтәсе бүлегенең язылу буенча инструкторы Мөнирә Рахмаева белән бүләкләр – савыт сабалар уйнаттык. Менә алар бәхетле газета укучыларыбыз:

“Агрызские вести“га язылучылар:

Л.Хөснетдинова, Әгерҗе, Островский, 46; Р.Хәмидуллина, Әгерҗе, Г.Камал, 76; М.Буторина, Кырынды; Алик Исламов, Бима; Лилия Павлова, Күләгәш; Л.Ершова, Красный бор.

“Әгерҗе хәбәрләре“нә язылучылар:

И.Муллануров, Кодаш; Рәшит Әскәров, Исәнбай; Руслан Шакиров, Кадыбаш; Гөлшат Хисмәтуллина, Девәтернә.

Бүләкләрне хат ташучылар өегезгә китерәчәк. Ә без лотерея уенына бүләкләр алуда иганәчелек ярдәме күрсәткән Әгерҗе эшмәкәрләре Фәнил–Зөбәрҗәт Шаһиевларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев