Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре“нә Яңа ел каникулында да язылырга мөмкин

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әгерҗе хәбәрләре“нә 2019 елның беренче яртыеллыгына язылырга өлгермәгәнсез икән, бер дә борчылмагыз.

 

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша район газетасына 5 январьга кадәр язылырга мөмкин әле. Димәк, Яңа ел алдыннан да, каникулда да почтага барып район яңалыкларын яктыртучы “Әгерҗе хәбәрләре“нә языла аласыз.

Бәясе: почтада – 687, редакциягә килеп алучылар һәм Әгерҗедәге хезмәт коллективларында 408 сум.

2019 елга “Әгерҗе хәбәрләре“нә яылган һәркемгә бүләккә – стена календаре.

Ә почта элемтәсе бүлекчәләре түбәндәге график буенча эшли.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда почта бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк. Бәйрәм графигы буенча Россия почтасы бүлекләре 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләячәк.

1,2 һәм 7 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре ял итәчәк.

3 гыйнварда почта бүлекләре пәнҗешәмбе, 4 гыйнварда җомга, 5 гыйнварда шимбә режимы, 6 гыйнварда 1 сәгатькә кыскартылган якшәмбе режимы белән эшләячәк. Раштуа бәйрәменнән соң, 8 гыйнварда почта бүлеге сишәмбе режимы, ә 9 гыйнварда гадәти график буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Пенсияләр тиешле график буенча үзгәрешсез биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев