25 июнь, сишәмбе көнне, Әгерҗенең үзәк почтамтында Әбунәче көне үткәрелә.
Бу көнне “Әгерҗе” хәбәрләре” һәм “Агрызские вести” газеталарына почта аша язылган һәр әбунәчегә редакциянең бүләге тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: 5-27 июньдә почта элемтә бүлекчәләре аша район газетасына алты айга язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган газета укучыларыбыз кыйммәтле бүләкләргә дә ия була алалар. Әлеге акциягә 28 июньдә йомгак ясала.
Акцияләрне оештыручы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) редакциясе, сроклары – 05.06.2019-28.06.2019. Аларның сроклары, призлар саны һәм аларны алу турындагы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясендә. Белешмәләр өчен телефон – 22861, 22962.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев