5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Варвара Козина - «ЮПИД йолдызы»
Бәйге барышында катнашучылар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр
5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Варвара Козина, республиканың 9 районыннан 25 көндәшен узып, Түбән Камада узган «ЮПИД йолдызы» зона бәйгесендә беренче урынны яулады, дип хәбәр итә “5нче балалар бакчасы”.
38 нче балалар бакчасында узган бәйге киләчәк “Иминлек йолдызлары” өчен чын сынау булды. Бәйге барышында катнашучылар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм ЮПИД стилендә стильле образлар тудыра алдылар.
Варвара барлык этапларны да зур осталык белән үтте: бик матур видео-визитка тәкъдим итте, юлда дөрес хәрәкәтләнү буенча катнашучыларга ышандырырлык итеп мөрәҗәгать итте.
Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев