Әгерҗе машинистлары – алдынгылар рәтендә
Бәйге

Әгерҗе машинистлары – алдынгылар рәтендә

Бәйге нәтиҗәләре буенча Фәнис Мөстәхимов һәм Марат Галимҗанов өченче урында

24 - 26нчы март көннәрендә Казанның Юдино эксплуатацияләү локомотив депосы базасында, Горький дирекциясе машинистлары арасында һөнәри осталык бәйгесе  узды, дип хәбәр итә “Молодежь депо ТЧЭ-15”.

Бу масштаблы вакыйгада ТЧЭ-15 Әгерҗе эксплуатацияләү локомотив депосы командасы катнашты, алар бәйгедә Әгерҗе данын яклады. Иң яхшылар исемен яулау өчен тепловоз машинисты Марат Галимҗанов һәм электровоз машинисты Фәнис Мөстәхимов көрәштеләр. Аларның осталыгын тәҗрибәле машинист-инструкторлар Андрей Савушкин һәм Владимир Грачев бәяләде.

Көндәшләре дә көчле булуга карамастан, безнекеләр сынатмадылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Фәнис Мөстәхимов, электровоз машинисты (ТЧЭ-15 Агрыз) һәм Марат Галимҗанов, тепловоз машинисты (ТЧЭ-15 Агрыз) – 3 урында.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев