Муниципаль этапның финалы 18 апрельдә Әгерҗе шәһәрендә узачак
Исәнбай мәктәбендә «Имин көпчәк 2025» юл хәрәкәте яшь инспекторларының республика конкурсының сайлап алу туры узды, дип хәбәр итә “Мәгариф идарәсе”.
Аның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау.
Ярышларда Әгерҗе районының алты мәктәбеннән Красный бор, Күләгәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы, Кадыбаш урта мәктәбе, Салагыш урта мәктәбе, Бима һәм Исәнбай урта мәктәбе командалары катнашты.
Укучылар түбәндәге этапларда көч сынаштылар:
1. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү
2. Медицина: беренче медицина ярдәмен күрсәтү теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтү.
3. Велосипедта фигуралы йөртү: төрле каршылыклар булган махсус трассада велосипед белән идарә итү күнекмәләрен бәяләү.
4. Иҗади конкурс: юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган иҗат номерлары.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын -Исәнбай мәктәбе,
2 урын - Красный бор мәктәбе,
3 урын –Бима мәктәбе
1 һәм 2 урыннарны яулаган Исәнбай һәм Красный Бор командалары 18 апрельдә Әгерҗе шәһәрендә узачак муниципаль этап финалында катнашачак.
Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев