Конкурска Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Әгерҗе, Апас, Азнакай, Буа һәм башка районнардан 50 гариза килгән
Әгерҗе районыннан Фәридә Артемьева көмеш волонтерлар өчен оештырылган иң яхшы социаль проектлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. «Гаилә традицияләре» номинациясендә аның проекты иң яхшыларның берсе дип танылды!
Конкурска Татарстанның төрле муниципалитетларыннан – Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Әгерҗе, Апас, Азнакай, Буа һәм башка районнардан 50 гариза килгән. Экспертлар барлык эшләрне игътибар белән өйрәнгәннәр.
Экспертлар тарафыннан тәкъдим ителгән эшләр «Иң яхшы социаль практикалар» дип исемләнгән җыентыкка керәчәк.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Котлыйбыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев