Әгерҗедән яшь инженерлар Ижауда узган күргәзмәдә үз эшләнмәләрен күрсәттеләр
Бәйге

Әгерҗедән яшь инженерлар Ижауда узган күргәзмәдә үз эшләнмәләрен күрсәттеләр

Балалар күргәзмә барышында югары белем һәм иҗади фикерләү осталыгын күрсәттеләр

Ижауда балалар техник иҗатын үз эченә алган 5 нче төбәкара күргәзмә-конкурс тәмамланды, ул Әгерҗенең яшь техниклары өчен бик уңышлы узды, дип хәбәр итә «2нче мәктәп». 

2 нче мәктәпнең 4-6 сыйныф укучылары үзләренең инновацион эшләнмәләрен һәм “робофутбол” уйнау осталыгын жюри һәм күпсанлы тамашачылар хөкеменә тәкъдим итеп, югары белем һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен күрсәттеләр. 

Аларның сәләте һәм үҗәтлеге югары бәяләнде:

-Гайфуллин Сәгыйть (4Б сыйныфы), Латыйпов Роман (5А сыйныфы) һәм Шиябетдинов Рамил (5А сыйныфы) “Идарә ителә торган роботлар футболы ” номинациясендә I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр

-Сизов Игнат (6Б сыйныфы) “Инженерлык эшләнмәсе” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Котлыйбыз!

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев