Шәһәребезнең яшь һәм талантлы йолдызчыклары жюри әгъзаларын осталыклары белән таң калдырдылар
Яр Чаллы шәһәрендә узган “Планета Талантов” дип исемләнгән Халыкара бәйге-фестивальдә “Линии” бию коллективы якты йолдызчык булып янды, дип хәбәр итә “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы”.
Шәһәребезнең яшь һәм талантлы йолдызчыклары жюри әгъзаларын осталыклары белән таң калдырдылар. Нәтиҗәдә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Коллективның әлеге җиңүе – остазлары Анжела Сабитованың тырышлыгы, оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсе дә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев