Әгерҗедән Мироновлар гаиләсе Татарстан - 2025 гаиләләр фестивале финалына чыкты
Бәйге

Әгерҗедән Мироновлар гаиләсе Татарстан - 2025 гаиләләр фестивале финалына чыкты

Республика гаиләләре фестивале Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 20 сентябрьдә узачак

Әгерҗедән Мироновлар гаиләсе Зәйдә узган Татарстан-2025 гаиләләре фестиваленең зона этабында дипломант булды, дип хәбәр итә район Хакимиятенең матбугат хезмәте. Әлеге күркәм гаилә Казанда узачак республика фестивалендә Әгерҗе данын яклаячак.  

Исегезгә төшерәбез, “Туган илдән башлана” дип исемләнгән республика гаиләләре фестивале Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 20 сентябрьдә узачак. 

Бу вакыйга “Нечкэбил” аналар һәм гаилә гүзәллегенең XX Республика конкурсы кысаларында узачак. 

Бәйгенең төп максаты - традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, Татарстан халыкларының мәдәни һәм милли традицияләрен саклап калу, ата-ананың ролен һәм абруен ныгыту, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. 

Котлыйбыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев