“Ак калфак“ оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе бәйге җиңүчеләрен бүләкләде
Бәйге

“Ак калфак“ оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе бәйге җиңүчеләрен бүләкләде

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасында чыгып килүче “Ак калфак“ сәхифәсендә 23 февральгә багышлап уздырылган “Әтием – гаилә терәге“ бәйгесендә җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне район үзәкләштерелгән китапханәсендә хөрмәтләделәр. “Ак калфак“ оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Байтимерова беренче урын яулаган 1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Эльвина Ибраһимовага калфак һәм Рәхмәт хаты, өченче урын алган Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусинга түбәтәй һәм Рәхмәт хаты тапшырды.  

Икенче урын алган Яңа Бәзәкәдән Данияр Гыйльмегаяновка да бүләкләр биреләчәк.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев