23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ак калфак” оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе балалар арасында “Әтием – гаилә терәге” дигән темага иҗади бәйге игълан итә.
Кызлар-малайлар, әтиләрегез, аның сезгә үрнәк яклары, мавыгулары, уртак яраткан шөгыльләрегез турында язмалар көтәбез. Әтиегез белән ял вакытын үткәргән чакта төшкән фотогызны да салыгыз.
Язмаларны 18 февральгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресына җибәрергә яки редакциягә (К.Маркс урамы, 8нче йорт, 3нче кат) китерергә кирәк.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев