Көчек мәктәбе укучылары «XXI гасыр интеллекты» Бөтенроссия конференциясе призерлары булдылар
Софья Михайлова “Краеведение” секциясендә 3 урынны яулады, ә Әминә Галиуллина 5-8 сыйныф укучылары арасында иң яхшысы дип танылды
24 апрельдә Көчек мәктәбенең талантлы укучылары Казанда узган В.И.Андреев исемендәге «XXI гасыр интеллекты» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә «Көчек мәктәбе».
Татарстан Республикасы хөкүмәте патронажы астында, Казанның 146нчы лицеенда, үз фәнни проектларын тәкъдим итү өчен, бөтен илдән яшь тикшеренүчеләр җыелды.
10 сыйныф укучысы Софья Михайлова “Краеведение” секциясендә мактаулы 3 урынны яулады, ә Әминә Галиуллина, алтынчы сыйныф укучысы, 5-8 сыйныф укучылары арасында иң яхшысы дип танылды!
Укучы балаларның уңышы - педагоглар Михайлова Е.Д., Мөхәммәтдинова Л.С., Гайнуллина М.Р.һәм Галиуллина К.А.ның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Яшь галимнәрне киеренке эштән соң лаеклы бүләк - Казанның истәлекле урыннары буенча экскурсия көтә иде.
Йолдызларыбызны матур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа ачышлар өчен бетмәс-төкәнмәс илһам телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев