Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәйге

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә бәйге игълан ителде

Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс башлап җибәрде. 

Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү кысаларында Республика балалар китапханәсенә Р.Н.Миңнуллин исеме бирелде, 2022 елда шагыйрь яшәгән йортка мемориаль такта куелды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Башкортостан Республикасының Илеш районы Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин бюсты һәм музее ачылды. 

Әлеге конкурс балаларның һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатында үткәрелә. 

Конкурсның бурычлары:

- балалар һәм яшүсмерләр өчен популяр әдәби әсәрләр иҗат итү;

- балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру;

- заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү; яңа талантлы авторларны ачыклау. 

Конкурс эшләре (әсәрләр) татар телендә кабул ителә. Бер автор конкурска өчтән артык булмаган әсәр җибәрә ала.  

Конкурсны уздыру этаплары:

Конкурс: конкурс эшләрен (әсәрләрен) җыю – 2025 елның 1 августыннан 1 октябренә кадәр. 

Бәяләү: комиссия эше – 2025 елның 2 октябреннән 20 октябренә кадәр. 

Йомгаклау: йомгаклау беркетмәсен бастырып чыгару һәм конкурста җиңүчеләрне игълан итү — 2025 елның 6 ноябренә кадәр.  

Чыганак

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев