Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы башланды
Әлеге бәйге - «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше
Татарстан Республикасында 25 июньнән төрле номинацияләр буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы уза, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.
27 июньдә Казанда «Икенче старт» номинациясендә төбәк этабы узачак. Конкурс номинациясе эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен, эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы кысаларында узачак.
«Икенче старт» номинациясендә инженерлар, слесарьлар, IT-белгечләр һәм башка һөнәр ияләре катнаша ала. Катнашучылар арасында – «Метроэлектротранс» МУП, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «ПОЗиС» АҖ һәм, әлбәттә, «Казан вертолет заводы» АҖ хезмәткәрләре. Төбәк этабы Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге базасында узачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау урынбасары Клара Таҗетдинова.
Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар 20 конкурс номинациясенең 17сендә катнашырга планлаштыра. Төбәк этапларында җиңүчеләр федераль этапка барачак, ә федераль этапта җиңүче акчалата приз – бер миллион сум алачак.
«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев