Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәйге

Түбән Кама көллиятенең Әгерҗе филиалында «Сугыш кайтавазы, Җиңү тавышлары» патриотик җырлар фестивале узды

Жюри әгъзалары катнашучыларның җырлавын, тышкы кыяфәтен һәм текстны яхшы белүен бәяләде

Көллияттә Җиңү көненә багышланган патриотик җыр фестивале узды, ул беркемне дә битараф калдырмады, дип хәбәр итә “Түбән Кама көллияте”.

Бу көнне 1 һәм 2 курс студентлары тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр, залда күңел нечкәрткеч көйләр уйнады. 

Фестивальне 1 курс студенты Игорь Скорняков “Узган заман геройларыннан” җыры белән ачып җибәрде. Игорь бик яхшы җырлап кына калмады, баянда да уйнады, тамашачылар аның чсыгышын алкышларга күмделәр. 

Һәр чыгыш үзенчәлекле булды: студентлар мәхәббәт, тугрылык, Ватан турында җырладылар. Ә һәр җыр алдыннан алып баручылар сөйләгән вакыйгалар тамашачыларга әлеге үлемсез әсәрләргә салынган хисләрне яхшырак аңларга һәм тоярга ярдәм итте. 

Жюри әгъзалары катнашучыларның җырлавын, тышкы кыяфәтен һәм текстны яхшы белүен бәяләде. 

Иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәр номер бик оста башкарылды.

Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 

1 урын - Э/24 төркеме (“Исемсез биеклектә”)

2 урын - Т/24 төркеме (“Берлинга юл”)

3 урын - 1Э/23 төркеме (“Катюша”) 

Барлык катнашучылар да татлы призларга, тамашачыларның алкышларына һәм рәхмәт сүзенә лаек булдылар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев