1 апрель 2019 яңалыклары
-
Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле Клин шәһәрендә узган фестивальдә катнашты
Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Клин шәһәрендә узган бишенче “Россиянең халык сәнгате һөнәрләре“ фестивалендә катнашты.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы коллективы Рәхмәт хатына лаек булды
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров 2018 елда милеккә хокукны теркәү мәсьәләләрен яктырту буенча нәтиҗәле эш алып баруда ярдәм күрсәткәннәре өчен “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы һәм “Әгерҗе радиосы“ җитәкчеләре Дания Абзалиева һәм Гөлия Закированы, әлеге массакүләм мәгълүмат чаралары коллективларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
-
Уку алдынгыларына Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган көндәлек бирәчәкләр
Республикада беренче тапкыр «Президент көндәлеге» проекты старт алды.
-
Девятерня кызы “Ак калфак“ укучы кызлар премиясе“ бәйгесенең икенче турында катнашты
Девятерня кызы Ләйсән ФӘРРАХОВА “Ак калфак“ укучы кызлар премиясе“ бәйгесенең икенче турында катнашты.
-
Сарсак-Омгада удмурт телендә диктант яздылар
Сарсак-Омгада яшәүчеләр Россия күләмендә узган “Удмурт телендә диктант язу“ акциясенә кушылдылар.
-
Иртәгә монополиягә каршы хезмәт вәкиле Әгерҗе районына килә
Иртәгә, 2 апрельдә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов Әгерҗе районына килә.
-
1 апрель – Көлке көне
Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сурәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.