1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе районы мөселманнары хаҗга китте
Тиздән - Корбан бәйрәме, ул 12 нче сентябрь, дүшәмбе көнгә, туры килә. Бу көнне мәчетләребездә гает намазы укылачак. Аннан корбан чалу башлана. Бу гамәлне өч көн рәттән башкарырга мөмкин. - Корбанлык итен кардәшләребез хәзердән үк хәстәрләп куйсыннар иде. Корбан итеп сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына бугазлануын...
-
Бима укучыларын Белем көне белән котларга депутат та килде
Бүген, 1 сентябрьдә, районыбыздагы 3800 укучы өчен белем дөньясына сәяхәт башланды. 394 нәни укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бима урта мәктәбендә белем алачак 99 укучы өчен яңа уку елы аеруча шатлыклы. Бу коллектив, беренче тапкыр "Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кереп, анда 23нче урын алды. Бималыларны Белем...
-
Әгерҗедә 266 сабый бакчага чират көтә
Татарстанда балалар бакчаларына чират проблемасын хәл итү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республикабызда соңгы өч елда 3-7 яшьлек сабыйлар бакча белән тулысынча тәэмин ителде. Моның өчен биш елда Татарстанда 200гә якын бакча төзелде, 55 бина төзекләндерелеп, аларда мәктәпкәчә учреждениеләр, эшли торган бакчаларда 80нән артык өстәмә төркемнәр ачылды. Әгерҗе районында да...
-
Әгерҗе укучыларына бүләккә – китап
Районыбызда беренче сыйныфка барган 394 укучы өчен Белем бәйрәме бүләкләргә бай булды. Бу көнне нәни укучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Мирас угы" дигән тарихи-мәдәни басма һәм "Ак Барс Банк" җәмгыяте чыгарган "Барсик һәм аның дусларының микродөньяда маҗаралары" дигән китап бүләк иттеләр. Әлеге басмалар икесе дә бай эчтәлекле дисклар белән...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ хезмәткәрләренә мәдхия
Рәмзия Зарипованың Җитәкчелек кулында. Бик тә кешелекле кеше Диләр аның турында. Күп татарда укымышлы, Эшлекле һәм зыялы. Дания Абзалиева Шуның нәкъ бер мисалы. Табигатьтән үк бирелгән Тынгысызлык, зиһен, гамь. Екатерина Самсонова Булган җирдә юмор, ямь. Таләпчән, сабыр, ярдәмчел, Гүзәл, тыйнак һәм оста. Редакция бухгалтеры Вәзирә Чураева. Ачык йөзле, эшчән, оста,...
-
3нче мәктәптә - Белем көне + ФОТО
-
Бима мәктәбендә - Белем көне + ФОТО
-
Хөрмәтле әгерҗелеләр, таныклыклар бирү дәвам итә
Хөрмәтле сайлаучылар! VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү өчен таныклыклар бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый. Әгәр сайлаучы Бердәм сайлау көнендә теркәлгән яшәү урыны буенча сайлау участогына килә алмый икән, бу көнне, ягъни 18 сентябрьдә, әлеге...
-
Яңа уку елы белән, хөрмәтле әгерҗелеләр!
Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз. Яңа уку елын һәр гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. 2016-17 уку елында районыбыз мәктәпләрендә 3721 укучы белем алачак. Шуның...
-
Кодаш һәм Иж-Бубыйга – машиналар
Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясап авыл җирлекләренә машиналар бүләк итү - матур традиция. Быел безнең районнан Кодаш һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Шакиров һәм Раиф Ваһапов Президентыбыз кулыннан "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары алдылар.