Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Әгерҗе районы мөселманнары хаҗга китте

Тиздән - Корбан бәйрәме, ул 12 нче сентябрь, дүшәмбе көнгә, туры килә. Бу көнне мәчетләребездә гает намазы укылачак. Аннан корбан чалу башлана. Бу гамәлне өч көн рәттән башкарырга мөмкин. - Корбанлык итен кардәшләребез хәзердән үк хәстәрләп куйсыннар иде. Корбан итеп сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына бугазлануын...

Тиздән - Корбан бәйрәме, ул 12 нче сентябрь, дүшәмбе көнгә, туры килә. Бу көнне мәчетләребездә гает намазы укылачак. Аннан корбан чалу башлана. Бу гамәлне өч көн рәттән башкарырга мөмкин.

- Корбанлык итен кардәшләребез хәзердән үк хәстәрләп куйсыннар иде. Корбан итеп сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына бугазлануын тагын бер кат искәртәм. Сарык һәм кәҗә берәр кеше өчен корбан кылына, сыер, дөя - җидешәр кеше өчен. Корбан кылыначак сарык һәм кәҗәнең бер яше, сыерның ике яше, дөянең биш яше тулган булырга тиеш. Зур һәм симез булса, алты айлык бәрәнне корбан итү дә дөрес, - ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

Корбан бәйрәме - Исламның бишенче баганасы булган фарыз гамәл - хаҗ кылу тәмамлану көне дә. Ә бу көннәрдә булачак хаҗи-хаҗияләр изге сәфәргә кузгала. Менә алар: Исәнбайдан Рәзилә Хисмәтуллина, Ямурзадан Илнур Сәхипов, Хор.Ключтан Рифат Сәлимгәрәев, Кичкетаңнан Гөлзар Гатина, Кырындыдан Сәлия Сөләйманова. Кардәшләребезнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев