6 февраль 2013 яңалыклары
-
Мәхәббәтсез яшәп булмый
14 февраль - Изге Вәли, ягъни Гашыйклар көне якынлаша. Ә мәхәббәтсез яшәү - яшәү түгел ул. Юкка гына "Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көндә дә", дип җырламыйлар инде... Гашыйклар көнендә без сезгә яраткан кешеләрегезгә мәхәббәтегезне аңлатып, аларга иң җылы хисләрегезне белдереп, Изге Вәли көне белән тәбрикләү мөмкинлеге тудырабыз. Моның өчен сезгә...
-
Сез ремонттан канәгатьме?
Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 2008 елда старт алды. Биш ел эчендә районда 104 йорт ремонтланды: шуның 92се - шәһәрдә, 5се - Тирсәдә, 6сы - Красный борда. Озакламый төзүчеләр тагын 7 йортта капиталь ремонт эшләрен башлаячаклар. Аларга элекке елларда төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен ишетү бары файдага гына булыр дип...
-
Февральдә магнитлы көннәр
6 февральдә - 20-22, 8ендә - 6-8, 14ендә - 14-16, 19ында - 8-10, 22есендә - 21-23, 24ендә 15-17 сәгатьләрдә.
-
Әгерҗедә – беренче тапкыр
Бик тиз арада күпләрегезнең яраткан җырчысына әверелгән Ринат Рәхмәтуллин беренче тапкыр Әгерҗегә килә. 15 февральдә кичке сәгать 6да "Иминлек" кафе-клубына Ринат Рәхмәтуллин белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачарга килегез.
-
Чаңгы юлларына басыгыз
10 февральдә Әгерҗедә һәм авылларда традицион "Россиянең чаңгы юллары - 2013" ярышлары үткәрелә. Җитәкчеләрне, эшче-хезмәткәрләрне, эшмәкәрләрне, пенсионерларны көндезге сәгать 10да Әгерҗедәге Имәнлектә чаңгы юллары көтә.
-
Башыңа боз төшмәсен
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтүче предприятие җитәкчеләренә кичекмәстән йорт түбәләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту бурычын куйды. "Түбәдән кар, боз төшеп, бәла-каза булганчы һәр оешма-учреждение җитәкчелеге дә үз карамагындагы биналарның түбәләрен тизрәк чистарту турында кайгыртсын", - диде В. Макаров.
-
Авылда балалар аз туа
ЗАГС мәгълүматларына караганда, январьда 46 сабый дөньяга килгән, 54 кеше вафат булган. "Әгерҗедә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Ә менә авылларда киресенчә", - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина. Әгерҗедән Хәсәновлар гаиләсендә игезәк уллар туган - Инсаф һәм Илсаф. Узган айда 18 яшь пар никахын рәсмиләштергән, 15 пар аерылышкан.