6 июнь 2012 яңалыклары
-
Болгарга сәяхәт
Быел Изге Болгар җыены 10 июньдә узачак. Әлеге җыенга Әгерҗе районы тарихы музее директоры Рәмзилә Шакирова җитәкчелегендә 15 райондашыбыз барачак.
-
Җиңел тормыш белән яшәмәдең
Ямьле җәй башында яраткан, хөрмәт иткән укытучым Розалия ханым КӘРИМОВАның гомер бәйрәме. Аңа әле 55 кенә. Әйе, әйе, нибары 55 яшь кенә. Чөнки ул минем өчен һәрвакыт яшь килеш кала бирә. Әле дә исемдә: Яңавыл мәктәбенең 5 сыйныфында безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Розалия Сәгыйть кызы укыта башлады. Һәм,...
-
Сабантуйлар килде әйләнеп
12 июньдә хөрмәтле райондашларны, кунакларны Әгерҗегә район Сабан туена чакырабыз. Бәйрәм программасында: Сәгать 10да - "Вектор-Авто" ширкәте призына машинаны фигуралы йөртү ярышлары. "Права"сы булган һәркем үзен әлеге автомобильләрдә сынап карый ала. 10.30 - Ат чабышы. 11.00 - Сабан туен ачу тантанасы. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү. 12.30 - Иҗат мәйданчыгында Ижауның...
-
Магнитлы көннәр
6 июньдә - 6-9, 10сында - 7-10, 11ендә - 15-17, 17сендә - 16-19, 19ында - 8-10, 26сында - 15-16, 27сендә - 9-12, 28ендә 13-15 сәгатьләрдә.
-
Сабантуйга старт бирелде
Кичкетаңда ике көн рәттән авыл паркы гөрләп торды. Халыкара балаларны яклау көнендә балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары биредә милли бәйрәмебезгә старт бирделәр. Алар өчен анда Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмне оештыруда Кичкетаң авыл җирлеге Советы һәм "Кичке Таң" заказнигы матди ярдәм күрсәтте. Ә 2 июньдә ачык һавада мул табын артында Авыл...
-
Австралиядән таналар кайтты
Шушы көннәрдә Варкләд-Бодьяга Австралиядән 1190 нәселле тана һәм 17 үгез кайтарылды. Хәзерге вакытта әлеге терлекләр карантинда тотыла.