Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сабантуйлар килде әйләнеп

12 июньдә хөрмәтле райондашларны, кунакларны Әгерҗегә район Сабан туена чакырабыз. Бәйрәм программасында: Сәгать 10да - "Вектор-Авто" ширкәте призына машинаны фигуралы йөртү ярышлары. "Права"сы булган һәркем үзен әлеге автомобильләрдә сынап карый ала. 10.30 - Ат чабышы. 11.00 - Сабан туен ачу тантанасы. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү. 12.30 - Иҗат мәйданчыгында Ижауның...

12 июньдә хөрмәтле райондашларны, кунакларны Әгерҗегә район Сабан туена чакырабыз.

Бәйрәм программасында:
Сәгать 10да - "Вектор-Авто" ширкәте призына машинаны фигуралы йөртү ярышлары. "Права"сы булган һәркем үзен әлеге автомобильләрдә сынап карый ала.
10.30 - Ат чабышы.
11.00 - Сабан туен ачу тантанасы. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.
12.30 - Иҗат мәйданчыгында Ижауның "Вертикаль" бию театры катнашында күңел ачулар, уеннар, бәйгеләр.
Төп мәйданда Сабан туеның бизәге булган ярышлар: йөгерү, бүрәнә өстендә капчык сугышы, гер ыргыту, гер күтәрү, таяк тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һ.б.лар.
14.30 - Милли көрәш бәйгесе.
18.00 - Көрәш батырларын бүләкләү.
18.45 - Баганага менү.
19.00 - Сабан туена йомгак.
20.00 - Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм дискотекасы.
Сабан туе аланында татар, урыс, удмурт, мари халыкларының милли мәйданчыклары оештырыла. Сәүдә нокталары, аттракционнар эшләячәк.
Район Сабан туе мәйданы барчагызны үз кочагына чакыра. Бергәләп күңел ачыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев