10 октябрь 2012 яңалыклары
-
Бил алышырга килегез!
19 октябрьдә сәгать 11дә Тирсә спорт комплексында "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призына милли көрәш буенча бәйге узачак. Бәйгегә 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк спортчылар чакырыла. Алар алты авырлык категориясендә бил алышачак. Командаларны регистрациягә алу сәгать 9да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 23420.
-
Өлкәннәргә – бүләк
"Игелекле телефон" акциясе дәвам итә. "Стройград" һәм "Агрохимсервис" җәмгыятьләре, мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәк, "Ак барс" Банк, ТР казначылык Департаменты бүлекчәсе, "Россельхозбанк", "Ижстройсервис", "ЖилЭнергоСервис" ширкәтләре, район прокуратурасы ялгыз өлкәннәргә телефон алу өчен акча күчерделәр инде. Игелекле эшкә иң зур өлеш кертүче - "МСО" җәмгыяте. Акция дәвам итә. Сез дә аңа...
-
Салават бездән башлады
Яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов быелгы 24нче сезон гастрольләрен, берничә ел рәттән килгән матур гадәт буенча, Әгерҗедән башлады. Август аенда автоузышларда, машинасы белән әйләнеп, авыр тән җәрәхәтләре алган җырчыбыз Әгерҗегә тикле концерт белән килә алмас инде дигән имеш-мимешләрне юкка чыгарып, Салават менә дигән концерт бүләк итте. Сәхнә артында таяклар белән генә...
-
Кырынды көе Саратовта яңгырады
Районыбызның танылган "Көмеш телле гармун" халык ансамбле, Саратовта "Түгәрәк уен" Бөтенрәсәй фестивалендә катнашып, Диплом белән кайтты. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган 500дән артык сәхнә остасы алдында гармунчыларыбыз һәм Баязит Ахунов, курайда уйнап, Кырынды авыл көйләрен башкардылар.
-
Өлкәннәр компьютерга өйрәнә
Пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлеге 9октябрьдән өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтү максаты белән биш айлык курслар оештырды. Быел Тирсәдә - 15, 1нче гимназиядә - 16, 4нче мәктәптә 15 пенсионер әлеге курсларда белем ала.
-
Пенсионерлар булдыра!
Өлкәннәр ункөнлегендә Пенсия фонды идарәсе, "Пенсионерлар союзы" бүлекчәсе, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкән буын вәкилләре арасында шахмат-шашка турниры уздырды. Иртәнге сәгатьләрдә үк район Мәдәният сараенда шахмат түгәрәге бара торган бүлмә умарта күчен хәтерләтә иде инде. Хәтта ара ераклыгы да куркытмаган өлкәннәрне. Әнә, Нәҗип ага Ахунҗанов Исәнбайдан ук килеп...
-
Савапны әллә кайдан эзләмик
"Җитәкчебез Валерий Макаров Өлкәннәр көне уңаеннан "Хәсән" мәчетендә уздырылган бәйрәм чарасында "зиратта көзге өмәләр оештырычакбыз" дигән иде, вәгъдәсендә торды. Узган атнаның чәршәмбесендә шәһәр оешмаларыннан 60лап кеше көне буе зиратыбызны тәртипкә китерүдә эшләделәр",- дип, өмәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт укый татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов. Әле кайчан гына зиратларга язгы өмәгә...
-
Дума депутаты – Әгерҗедә
Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Әгерҗегә килде. Иң элек ул шәһәр белән танышты. Укытучылар көненә багышланган тантанада мәгариф мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан район хакимиятендә халыкны кабул итте. Кыскача белешмә: Тимур АКУЛОВ 1953 елда Үзбәкстанда туган. Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. Йемен Республикасында...
-
Азалия – миллионер табибә
Быелдан башлап Татарстан авылларына кимендә биш ел эшкә кайтырга теләк белдергән яшь табибларга бер миллион бер йөз мең сум акча бирелә. "Земство табибы" программасына кушылып Әгерҗе районында эшләргә теләк белдергән биш ак халат иясенә шундый бәхет елмайды. Шуларның берсе - Тирсә амбулаториясе табиб-офтальмологы Азалия КАСЫЙМОВА. - Азалия, "Земство табибы" программасы...
-
Һөнәрем белән горурланам
"Мин үз һөнәрем белән горурланам"... Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган бәйрәм тантанасы гади укытучының шушы сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында бу сүзләрнең хаклыгына кат-кат инанырга мөмкин булды. Бәйрәмне укучылар башлап җибәрде. Укытучылар олы йөрәкләрен нәкъ менә аларга бирәләр бит. Моңа рәхмәт буларак, укучылар аларга иң изге теләкләрен...
-
Җиңүгә өч адым
Узган якшәмбедә "Локомотив" стадионында футбол буенча ТР чемпионатының үзәк матчы булды. Бу көнне футбол кырында ике лидер - Әгерҗенең "Спутник-ДЮСШ" һәм Яшел Үзән командалары очрашты. Алар икесе дә 42 очко җыйганнар иде. Уен бик киеренке барды. Беренче таймда бер команда да көндәшләре капкасына туп кертә алмады. Фәкать 72нче минутта гына...