15 август 2012 яңалыклары
-
Руль артында – гүзәл затлар
Узган атнада ЮХИДИ идарәсе матур традиция буенча машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе уздырды. 11 гүзәл зат юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сынадылар һәм машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алена Шмырина, Чулпан Гаврилова, Таиса Галиева - фигуралы йөртүдә, Гөлнур Шәйхетдинова, Рамина Ситдыйкова, Светлана Савиновага юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына...
-
Дәреслекләр бушлай биреләме?
"Гаиләбездә дүрт укучы бала. Яңа уку елына аларны киендерү, уку кирәк-яраклары алу өчен шактый акча түгәргә туры килә. Кызым "дәреслекләр сатып алырга кирәкми, мәктәптә бушлай бирәләр икән" дип ишетеп кайткан. Бу хәбәр дөресме?". Редакциягә килгән бу хатка җавап бирүен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә ЙОСЫПОВАга мөрәҗәгать иттек. - Районда 24...
-
“Ышаныч әрҗәсе”ндә бер хат та юк
Коррупциягә каршы район башлыгы каршындагы комиссиянең чираттагы утырышында беренче яртыеллыктагы эшләргә анализ ясалды. Хокук саклау органнарының коррупциягә каршы көрәш тармагындагы эшләре турында район полициясенең оператив эшләр буенча урынбасары Ришат Юзекаев сөйләде. Коррупцион юнәлештәге җинаятьләр буенча полициядә икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе шөгыльләнә. Әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан илкүләм проектларны...