16 октябрь 2018 яңалыклары
-
Балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла 18 октябрьдә республика халкы сорауларына
Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача
М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.
-
Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе грант отты
Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов, ТР Мәдәният министрлыгы уздырган “Тукайның әкияти дөньясы“ бәйгесендә җиңү яулап, 200 мең сум грант отты.
-
Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервисларны атады
Статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллана.
-
Татарстанда 5 меңгә якын хатын-кызга беренче бала өчен пособие билгеләнгән
Быел республикада беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә.
-
Салагышта тиздән яңа клуб ачыла
Быел Салагышта республика программасы буенча Мәдәният йорты төзелә. Әлеге эшкә 14 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән.
-
Ямурзада яшәүче тыл ветераны олуг юбилеен каршы алды
Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Шәймөхәммәтовага район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев та юбилярга изге теләкләрен җиткерде.
-
Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде
Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.