17 февраль 2018 яңалыклары
-
Әлфирә Низамованың табадан гына төшкән шигырьләре белән таныштырабыз
Бәхетлеләр исемлеге- -мин юк! Бәхетсез дә түгелмен. Шатлыкларга коендым мин, Хәсрәт булып түгелдем. Йөрәк аша узды бары Хагы да, нахагы да... Гайбәт итеп чәйнәделәр Яхшысын, начарын да... Ала сыер булды язмыш Аклы да, каралы да... Йөрәкне дә аңлап булмый Исән дә, яралы да... Бәхетлеләр чутында юк Тик мин бәхетсез түгел!...
-
Әгерҗенең үзәк урамын төзекләндерүдә сез дә катнаша аласыз
21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак. Үзәк урамның ике светофор арасындагы участогының (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) "ТРның иҗтимагый киңлекләрен үстерү" программасы кысаларына үзгәртеләчәге хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Район хакимиятенә әлеге урамны яшелләндерү, ял урыннарын...
-
Иртәгә Әгерҗедә Май чабу бәйрәме була
18 февральдә 10.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уен-көлкеле, җыр-биюле, театральләштерелгән тамашалы Май чабу (Масленица) бәйрәме була. Бу көнне "Иң тәмле белен" бәйгесе дә оештырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Балагызның нинди сайтта утыруы белән кызыксынасызмы
Балаларны интернеттагы төрле төркемнәрдән ничек араларга? Аларның психологик иминлеген ничек тәэмин итәргә? Бу сораулар балалары, оныклары булган һәркемне борчыйдыр. Күптән түгел Тирсә мәктәбендә район мәгариф идарәсе, хокук саклау органнары вәкилләре, педагоглар катнашында узган фикер алышуда да сүз шушы хакта барды. БАЛАГЫЗ НИНДИ САЙТ БЕЛӘН ДУС? Киңәшмәгә әзерләнгәндә безнең Әгерҗе балаларының...
-
Иртәгә үзәк мәйданда ярминкә гөрли
18 февральдә, якшәмбе, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәменә багышланган ярминкә була. Иртәнге сәгатьләрдә үк кышкы ярминкәгә рәхим итегез.