Балагызның нинди сайтта утыруы белән кызыксынасызмы
Балаларны интернеттагы төрле төркемнәрдән ничек араларга? Аларның психологик иминлеген ничек тәэмин итәргә? Бу сораулар балалары, оныклары булган һәркемне борчыйдыр. Күптән түгел Тирсә мәктәбендә район мәгариф идарәсе, хокук саклау органнары вәкилләре, педагоглар катнашында узган фикер алышуда да сүз шушы хакта барды. БАЛАГЫЗ НИНДИ САЙТ БЕЛӘН ДУС? Киңәшмәгә әзерләнгәндә безнең Әгерҗе балаларының...
Балаларны интернеттагы төрле төркемнәрдән ничек араларга? Аларның психологик иминлеген ничек тәэмин итәргә? Бу сораулар балалары, оныклары булган һәркемне борчыйдыр.
Күптән түгел Тирсә мәктәбендә район мәгариф идарәсе, хокук саклау органнары вәкилләре, педагоглар катнашында узган фикер алышуда да сүз шушы хакта барды.
БАЛАГЫЗ НИНДИ САЙТ БЕЛӘН ДУС?
- Киңәшмәгә әзерләнгәндә безнең Әгерҗе балаларының интернетта нинди төркемнәрдә "утырулары" белән кызыксындым. Кайберләрендә чәчләрем "үрә" торды. "Шикле" төркемнәрдә утыручылар арасында яхшы укучылар да бар, - дип сөйләде "Яр" психологик үзәге директоры Елена Шушакова. - Әти-әниләргә дә үз балаларының нинди сайтларда утырулары белән кызыксынырга киңәш итәр идем. Чөнки алар арасында начар эчтәлектәгеләре дә, балаларга тискәре йогынты ясый торганнары да бик күп. Әгәр баланың шундый сайтта утыруын күрәсез икән, шунда ук аннан аралау чарасын күрегез.
Әти-әниләргә аның түбәндәге киңәшләрен истә тоту да зыян итмәс:
- Күбрәк вакытыгызны балагыз белән уздырырга тырышыгыз. Ул аның дуслары компьютер түгел, ә әти-әниләре икәнлеген белеп торсын.
- Баланың компьютерда утыру вакытын чикләргә кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экран алдында 10-15, 7-8 яшьтәгеләргә 30-40, 9-11 яшьлекләргә бер сәгатьтән артыграк утырырга рөхсәт итмәгез.
- Интернетта балагызның дусты буларак теркәлегез. Әгәр ул моны теләми икән, димәк, сәбәбе белән кызыксынырга һәм максатыгызга ирешмичә туктамаска кирәк.
- Балагызның комментарийлары турында аның белән фикер алышыгыз. Ул яки кызыгызның интернет челтәренә ниләр урнаштыруын күзәтеп барыгыз.
- Баланы интернетта сагалап торучы хәвеф-хәтәрләр турында кисәтегез.
МАКТАУДАН КУРЫКМАГЫЗ
- Күп вакытта балага ата-ананың игътибары җитеп бетмәгәнгә ул үз дөньясына бикләнә, - дип дәвам итте югарыда яңгыраган фикерне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Любовь Ершова. - Гомумән алганда, әгәр баланы гел шелтәләп торсалар, ул күрә алмаска өйрәнә. Аның өстеннән көлсәләр - үз эченә йомыла. Гел кисәтеп торсалар, үзендә гаеп тоеп яши. Гаделлек күреп үскән бала үзе дә гадел булырга тырыша. Әгәр аны аңлыйлар һәм ярдәм итәләр икән, үз-үзенә ышанычы арта. Үзара аңлашу һәм дуслык хакимлек иткән гаиләдә үскән бала үзе дә тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә тырыша. Баланы тәрбияләү аңа яратып, үзегез кушкан исем белән дәшүдән башлана. Юк кына гамәл кебек тоелса да, бала тәрбияләүдә хәтта бу да мөһим.
Кайбер әти-әни баланы мактаудан курка. Масаеп, тәккәбберләнеп китмәсен, янәсе. Чынлыкта, урынлы булганда баланы мактаудан курыкмаска кирәк. Кайчак бала турында "аванс" белән уңай фикер әйтү дә аның тәртибен, үз-үзен тотышын үзгәртүгә йогынты ясый. Баланы гафу итә белегез. Аны башка балалар белән чагыштырмагыз. Иң мөһиме, балагыз белән еш аралашыгыз. Шул чакта аның проблемаларын да, нәрсә белән кызыксынуын да, ни борчыганын да яхшы белерсез.
Әгәр баланы өйдә аңламыйлар, тыңламыйлар икән, ул фикердәшләрне урамнан, интернеттан, шундагы төркемнәрдән эзли башлый, - дип сөйләде Любовь Валерьевна .
ҖӘБЕР-ЗОЛЫМГА ДУЧАР ИТЕЛҮЧЕЛӘР ЮКМЫ?
Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениенең өлкән инспекторы Елена Петряева балаларга карата җәбер-золым күрсәтү очракларына битараф булмаска чакырды.
- Әгәр сезнең танышларыгыз арасында, күршедә балаларын җәбер-золымга дучар итүчеләр очрый икән, битараф калмагыз. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә, безнең подразделениегә, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез, - диде ул.
Чыннан да, катлаулы заманда яшибез. Кайчак ата-ана үзе дә теге яисә бу хәлдән ничек чыгу юлын белми аптырый торгандыр. Андый чакларда ил күләмендә эшли торган бушлай ышаныч телефонына да (8-800-2000-122) шалтырата аласыз.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев