18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Иж-Бубый фельдшерсыз тагын бер ай яшәячәк
Бүген авыл җирлекләрендә гражданнар җыенына старт бирелде. Аның беренчесе Әгерҗегә иң якын урнашкан ИЖ-БУБЫЙ авыл җирлегендә узды. Район үзәге кул сузымында гына булса да, Иж-Бубый гомер-гомергә иң проблемалы авыллардан саналды. Бу юлы да халык район башлыгына, оешма-предприятие җитәкчеләренә моң-зарын җиткереп калырга ашыкты. Әнә, бер ханым Колхозная, Лесная урамнарында бер айлап...
-
Әгерҗе районында быел никахын теркәгән иң беренче парга – 77 яшь
Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә быел иң беренче булып никахларын Фаткутдиновлар гаиләсе - 60 яшен тутырган Рәйхан ханым һәм 77 яшьлек Шамил әфәнде теркәде. - Икебез дә ялгыз калгач, бик авыр булды. Дөрес, балаларыбыз, оныкларыбз бар анысы. Тик тормыш тулы булсын өчен, сине аңлардай, авыр вакытларда юатырдай, бергә утырып гөрләшә-гөрләшә чәй эчәрдәй...
-
Әгерҗе районын Яңа елга бизәү буенча йомгак ясалды
Яңа ел бәйрәменә эшләгән һәм яшәгән урыннарыбызны, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Быел Әгерҗебезнең үзәк урамы күз явын алырдай матур итеп бизәлде. Үзебез дә, кунаклар да сокланып туялмыйбыз. Үз йорты белән яшәүчеләр арасында да урамнарын иң матуры итеп бизәү өчен ярыш соңгы елларда кызганнан-кыза....
-
Эссе җәйнең ун көне
БЕРЕНЧЕ КӨН Ий Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим- шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде. Сабира болдырдан төшеп абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы...
-
Балалы гаиләләргә - ярдәм
Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....