Әгерҗе районын Яңа елга бизәү буенча йомгак ясалды
Яңа ел бәйрәменә эшләгән һәм яшәгән урыннарыбызны, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын матур итеп бизәүгә елдан-ел зур әһәмият бирелә. Быел Әгерҗебезнең үзәк урамы күз явын алырдай матур итеп бизәлде. Үзебез дә, кунаклар да сокланып туялмыйбыз. Үз йорты белән яшәүчеләр арасында да урамнарын иң матуры итеп бизәү өчен ярыш соңгы елларда кызганнан-кыза....
Үз йорты белән яшәүчеләр арасында да урамнарын иң матуры итеп бизәү өчен ярыш соңгы елларда кызганнан-кыза. Нәтиҗәсе дә сөендерә. Яңа ел бәйрәмнәрендә бигрәк тә кичләрен авыл һәм шәһәр урамнары буйлап баруы аеруча күңелле. Йорт тәрәзәләре, капка төпләре аллы-гөлле утларга күмелгән, нинди генә кар сыннары юк. Райондашларның фантазиясенә, осталыгына хәйран калып торасың.
Район башлыгы Валерий Макаров Яңа ел бәйгесендә актив катнашкан, тирә-юнебезне ямьгә күмгән һәркемгә рәхмәт белдерде, призлы урын алучыларга рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев