20 май 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе медальгә лаек булды
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин "Милли тормыш һәм дин" VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде. Кардәшебезне котлыйбыз!
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “ТАТМЕДИА“ карамагындагы газета-журналларга языл да, бүләк от
30 июньгә кадәр 2017 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылып, квитанция күчермәсен юллаган очракта, телевизор һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Әлеге акция 15 майда старт алды. Әгәр 21 майга кадәр язылырга өлгерсәгез, "ике куянның койрыгын" берьюлы тотарга мөмкин. Чөнки нәкъ менә аңа кадәр "Әбунәче ункөнлеге" кысаларында...
-
Бакчачылар колагына: бәрәңгегә көл сибеп утыртыгыз
Бу ялларда авылларда бәрәңге утырталар. "Бакча сезонының кызган чагы", диләр бакчачылар. Бәрәңге утыртканда чокырына берәр уч көл салып чыксагыз, ул каты корттан (проволочник) саклый һәм бик яхшы ашлама да була. ххх Хөрмәтле бакчачылар! Сез яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең, мул уңыш алуның, корткычларга каршы көрәшүнең нинди серләрен беләсез? Безнең белән дә уртаклашыгыз....
-
Тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы 2020 елга мәҗбүри булачак
Россиянең мәгариф һәм фән министры яңалыкны Хәрби академия Генераль штабында узган лекция вакытында хәбәр итте. Россиянең Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханнары мәктәпне тәмамлаучылар өчен мәҗбүри сынау булачагын белдерде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә. Министр, "тарихны белмичә алга барып булмый" дип, әлеге...