20 июнь 2013 яңалыклары
-
“Теплосбыт”та яңа җитәкчеләр
Бу атнада районга "Газпром меҗрегионгаз Казан" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Камил Абдуллин килде. Ул район башлыгы Валерий Макаров һәм әлеге предприятиегә 38 миллион сум бурычы җыелган "Теплосбыт" җитәкчелеге белән очрашты. 28 майдан бирле шәһәр халкын кайнар сусыз калдырган бу предприятиегә зур суммадагы әҗәтен график нигезендә өлешләп каплап бару бурычы куелды....
-
Яңа Эсләктә – Авыл көне
29 июньдә Яңа Эсләктә "Авыл көне" узачак. "Читтә яшәүче барлык авылдашларны, якташларны сәгать 11гә бәйрәмгә чакырабыз", - диләр оештыручылар.
-
Габдулла ага – Рекордлар китабында
Хөрмәтле райондашыбыз, аксакал язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ 85 яшендә (!) Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлады һәм илебезнең иң өлкән студенты буларак Россиянең рекордлар китабына керде. Бу көннәрдә республикадагы матбугат басмаларының кайсысын гына кулга алсаң да, Интернетны ачсаң да анда Габдулла абый турында язылган мәкаләләргә тап буласың. Сәбәбе дә бар:...