Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Габдулла ага – Рекордлар китабында

Хөрмәтле райондашыбыз, аксакал язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ 85 яшендә (!) Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлады һәм илебезнең иң өлкән студенты буларак Россиянең рекордлар китабына керде. Бу көннәрдә республикадагы матбугат басмаларының кайсысын гына кулга алсаң да, Интернетны ачсаң да анда Габдулла абый турында язылган мәкаләләргә тап буласың. Сәбәбе дә бар:...

Хөрмәтле райондашыбыз, аксакал язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ 85 яшендә (!) Казан федераль университетының Алабугадагы институтын тәмамлады һәм илебезнең иң өлкән студенты буларак Россиянең рекордлар китабына керде.
Бу көннәрдә республикадагы матбугат басмаларының кайсысын гына кулга алсаң да, Интернетны ачсаң да анда Габдулла абый турында язылган мәкаләләргә тап буласың. Сәбәбе дә бар: 85 яшьлек студент якташыбыз, татар филологиясе факультетын тәмамлап, диплом алды. Россиядәге иң өлкән студентның безнең төбәктә яшәве - зур горурлык. Чын күңелдән котлыйбыз, Сезне Габдулла ага!
Гомере буе югары белем алырга хыялланган Габдулла абый өчен барысы да артта калды: сессия саен шушы яшендә 100 чакрым ераклыктагы Алабугага "попутка" белән йөрүләр дә, лекция-семинарлар да, зачет-имтиханнар да, курс һәм диплом эшләре дә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, Габдулла ага кышкы һәм җәйге сессияләр вакытында бер генә дәресне дә калдырмый. 5 ел буе укырга эленке-салынкы йөрүче егет-кызларга үрнәк студент була.
"Студент вакытта кулдан китап белән каләм төшмәде. Өй эшенә бирелгән бөтен биремне үтәп бардым. 45 фән белән бергә хәтта немец телен дә өйрәндем", - ди аксакал язучыбыз.
7 июнь көнне Алабугада диплом тапшыру тантанасында Габдулла агага институт җитәкчелеге олы рәхмәтен җиткерде. Ә 18ендә КФУның уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаучыларны "УНИКС" концертлар залында ректор Илшат Гафуров үзе тәбрикләде. Алар арасында, әлбәттә, Россиянең иң өлкән студенты Габдулла абый да бар иде. "Сәхнә түренә мин чыккач, залның басып дәррәү кул чабуын олы хөрмәт дип кабул иттем. Илшат әфәнденең кочаклап алып: "85 яшьлек студентны күрү - минем өчен зур яңалык һәм горурлык", дип соклануын белдерүе һәм башыма бик яхшы укучы студентларга гына бирелүче конфедератка кигезүе, фотоаппарат бүләк итүе минем өчен зур сөенеч булды", - ди Габдулла ага. 80 яшьтә үзен укырга алган һәм барысына кул селтәп кайтып китәсе килгән чакларда да укырга рухландырып торган Алабугадагы укытучыларына олы рәхмәтен җиткереп: "Миннән бик күпләр бу яшьтә сиңа уку нигә кирәк?" дип сорыйлар иде. Андыйларга һәрчак "миңа диплом түгел, ә язучы буларак татар филологиясе факультетында алган белем кирәк" дип җавап бирә идем. Ә Алабугадагы мөгаллимнәрем, чынлап та, тирән белем бирделәр", - ди.
Яшь барган саен хәтер начарая, күз күрми дип зарланырга яратабыз. "Мине дә бервакыт институт коридорын җыештыручы ханым туктатты да ничә яшьтә булуым белән кызыксынды. Мин 85 дигәч "минем әни - сезнең яшьтәшегез. Ул урын өстеннән дә торалмый" дип миңа соклануын белдерде. Ходай миңа көчне һәм хәтерне биргән. Ә тырыш булмасам, бернәрсә дә барып чыкмас иде", - ди Габдулла ага.
Хәзер иң өлкән студент Кырындыдагы өендә рәхәтләнеп ял итә. "Язасы әйберләр күп җыелды. Бераз вакыттан соң иҗат эшенә тотынырмын. Диплом яклау мәшәкатьләре белән яза башлаган әсәрләр дә тукталып калган иде", - ди 7 китап авторы.
Балалары, оныклары да әтиләре, бабалары өчен бик шат. Әмма диплом алу мизгелләрен җәмәгате Тәскирә апа гына күрә алмады. Укырга кергәндә, сессия вакытларында Габдулла агага һәрчак ярдәм иткән карчыгы, кызганычка каршы, моннан ике ел элек вафат булды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев