Тел шартлатырлык карбызлар!
Әгерҗедә яшәүче 82 яшьлек Нина ЖУРАВЛЕВА турында шәһәрдәшләр "менә дигән бакчачы" дип мактап сөйлиләр. Аның бакчасында хәтта карбызга кадәр үсә!
Чыннан да, Нина Павловнаның бакчасында үсеп утыручы яшелчәләрне күреп хәйран каласың. Әнә, 200ләп төп помидор, 3 түтәл кыярының уңышы үзенә дә, балаларына да җитәрлек булган. Кышка күпләп тозлаган ул аларны....