Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәптә – “революция”

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Фәрит Габбасов: "2нче шәһәр мәктәбендә чын "революция" бара бүген", - диде. Чөнки биредә ремонт барышында бөтен нәрсә баштанаяк үзгәрә. Мәктәп яныннан узып йөрүчеләр аның ишегалдында брусчатка салу төгәлләнүенә, яңа койма белән әйләндереп алу өчен әзерлек баруына игътибар итми калмыйлардыр. Моңа ничек сөенмисең инде?! Ниһаять, кадетлар...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Фәрит Габбасов: "2нче шәһәр мәктәбендә чын "революция" бара бүген", - диде. Чөнки биредә ремонт барышында бөтен нәрсә баштанаяк үзгәрә.
Мәктәп яныннан узып йөрүчеләр аның ишегалдында брусчатка салу төгәлләнүенә, яңа койма белән әйләндереп алу өчен әзерлек баруына игътибар итми калмыйлардыр. Моңа ничек сөенмисең инде?! Ниһаять, кадетлар хәрәкәтенең 5 еллыгына мәктәпнең үз плацы булачак бит, ә бу укучыларга сафта йөрү осталыгын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Мәктәптә төрле тантаналы чараларны ачык һавада уздыру өчен дә менә дигән мәйдан булачак.
Мәктәп эчендә дә үзгәрешләр бик күп. Беренчедән, барлык кабинетларда иске ишекләр яңа, заманчаларына алыштырылган. Актлар залына керә торган аркалы үтеп йөрү юлы ремонтланган, хәзер спортзалга керү юлын ремонтлыйлар. Беренче катта стеналарны штукатурлыйлар, аннан алар янгын курыкнычсызлыгы кагыйдәләренә туры килерлек итеп буялачак. Монда идәннәргә фанера да җәйгәннәр. "Хәзер янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган линолеум алып кайтуларын көтәбез", - ди мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Мөнирә Закирова.
Мәктәптә ремонт эшәрен Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" җәмгыяте төзүчеләре башкара. Җитәкче һәм төзүчеләр исеменә бары уңай фикерләр генә ишетергә туры килде биредә. "Егетләр - иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эштә. Илнур Әмирович та, Марсель Ситдыйков та аларның эшен ныклы контрольдә тота. Кимчелекләр булса, шунда ук төзәттерәләр. Алар үз эшчеләренә карата һәрвакыт яхшы мөгамәләдә, әмма тиешлесен таләп итә беләләр", - ди Мөнирә Шәүкәтовна.
"СтройГрад" җитәкчелеге бар эшне дә мәктәп җитәкчелеге белән килешеп эшли. Стеналарның төсен дә, коймалардагы бизәкләрне дә, холл дизайнын да бергә сайлаганнар. Койма дигәннән, аны стройградлылар үзләре ясыйлар. Озакламый мәктәп каршына яңа койма урнаштырачаклар. Алдагы елда мәктәп артын да яңа койма белән әйләндереп алачаклар. Югыйсә, койма юклыгынннан файдаланып, мәктәп яны стадионын яшьләр төнлә җыелу урынына әверелдерделәр.
Холлга да аерым тукталмый булмый. Ул танымаслык булып үзгәрәчәк. Мәктәпкә керүчеләр: "Ә чишенү бүлмәсе кая соң?" - дип сорыйлар гаҗәпләнеп. Чишенү бүлмәсен сүткәннәр. Монда гадәти булмаган дизайнлы, яктырткычлы түшәмле фойе булачак. Идән керамик плитка белән капланачак. Холлда мәгълүмати стендлар өчен дә урын җитәрлек. Ә бу мәктәпкә керүчеләргә, бигрәк тә ата-аналарга, мәгълүмат алу өчен бик уңайлы булачак. Фойены матур чәчәкләр бизәячәк. Кыскасы, озакламый керү уңаенда ук һәркемне заманча төсмерле мәктәп сәламләячәк.
Ә кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен киенү-чишенү урыннары коридорда булачак хәзер. "Раздевалка"лар тоташ тимер сетка белән әйләндереп алыначак.
Өлкән сыйныф укучыларының киенү-чишенү бүлмәләре, укытучыларныкы кебек үк, кабинетта урын алачак. Биредә үзеңне көзге каршында тәртипкә китерергә мөмкин булачак бит. Холлны үзгәртеп, биредә өстәмә кабинет булдырачаклар. Анда татар һәм инглиз телләре укытылачак.
Алдагы елда биредә, капиталь ремонт кысаларында, II, III катларны, канализация системасын, коммуникацияләрне дә ремонтларга планлаштыралар.
Ә хәзер "СтройГрад" төзүчеләре эшне 20 августка тәмамларга дигән максат куеп эшлиләр. Биредә август педконференциясендә катнашучыларның секция занятиеләре узачак. "Хәтта ял көннәрендә дә эшлибез. Һәр квадрат метр өчен борчылабыз", - ди Илнур Әмирович.
....Үзе дә шушы мәктәптә белем алган Илнур Мифтахиев, еллар үткәч, туган мәктәбен үзгәртүдә шулай актив катнашырмын дип уйлады микән?! Ә менә укыган елларындагы кебек үк, аңа мәктәп җитәкчелеге төзүчеләр җитәкчесе буларак бүген дә "5"ле билгесе куя.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев