Әгерҗе ЗАГС бүлеге бинасында - тантаналы язылышу
"Без бик бәхетле", - диләр узган атнада Әгерҗедәге яңа ЗАГС бүлеге бинасында никахларын теркәгән Альбина-Максим КОРОТАЕВлар.
Яшь парның болай дип әйтер өчен сәбәпләре күп. Беренчедән, шундый зәвыклы, заманча бинада никахларын рәсми рәвештә беренчеләрдән булып нәкъ шушы пар теркәде. Икенчедән, аларны котларга якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе...